Оригинальные идеи,

сценарии для досуга

Материалы для обучения

в любых сферах

Готовые решения

на любой возраст

Зарабатывайте

на своих креативах

Возраст
Предметы
Классы
Категория
Формат
Цена
  1. Главная
  2. Математика
  3. 7 саны һәм цифры

7 саны һәм цифры

Максат: ТБУУГ: укучыларны 7 саны һәм цифры, санның “нокталы” формасы белән таныштыру, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; РУУГ: сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру,үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; КУУГ:үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү; ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

Возраст

Начальная школа, Дети

Предметы

Математика

Категория

Математика
Формат Текстовые документы
Бесплатно

Цифровая загрузка

Описание Отзывы (0) Вопросы автору (0) Другие проекты автора

Описание проекта

1 класс

Математика (Чекин)

7 саны һәм цифры

Рәфыйкова Г.Д.

Тема: 7 саны һәм цифры

Максат: ТБУУГ: укучыларны 7 саны һәм цифры, санның “нокталы” формасы белән таныштыру, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;

РУУГ: сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру,үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

КУУГ:үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

Җиһазлау: 7 саны белән бәйле презентация, экран, проектор, кисмә цифрлар, фишкалар, уен өчен таблица

Материал: А.Л.Чекин Математика 1 класс, 62-63 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 88-92 бит; методик ярдәмлек,әкият геройлары, карточкалар, кыш бабайдан хат, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү.

- Хәерле иртә барыгызга да! Бүген безнең дәрескә кунаклар килгән. Укучылар, әйдәгез кунаклар белән матур итеп исәнләшик.

2. Уңай кәеф булдыру.

- Бер- беребезгә карап елмаеп алыйк. Кәефләрегез ничек? Яхшы булса дәресне башлыйбыз.

II.Актуальләштерү

  • Экранга карагыз әле, Әмир белән Әминә дә никадәр сумма төзегәннәр.

Бу математик язмаларның кайсы өлеше җитми? (Сумманың кыйммәте) Әйдәгез без аларны табыйк. Җавапларны веер белән күрсәтәбез.Слайд №1

2. Геометрик фигуралар белән эш.

Экранга игътибар итик. Нинди фигуралар күрәбез?Слайд №2

III.Яңа белемнәрне формалаштыру

1. Теманы билгеләү.

Балалар, дусларыбызның сезгә сынау биремнәре бар. Әминә безгә табышмак алып килгән, тыңлыйк әле.

  1. Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат,

Суярсың да, тунарсың

Тунаганда еларсың. (суган)

Балалар, бу табышмакта нинди сан яшеренгән ? (7 саны.)

Димәк, без бүген нинди сан белән танышабыз? Әйе, без бүген 7 санын язуда белдерүче 7 цифрын танырга, аны язарга да өйрәнербез.

7саны турында татар халык мәкале дә бар: Җиде кат үлчә, бер кат кис.

  • 7 саны әкиятләрдә, табышмакларда, мәкаль-әйтемнәрдә бик еш очрый. Аның турында тылсымлы сан диләр. Димәк безнең дәресебездә тылсымнар да булачак.

IV.Белемhәм күнекмәләр формалаштыру

  1. Дәреслек белән эш.

Язуда 7 санын белдергән 7 цифрын карап китик. Ул нәрсәгә охшаган? (чалгы, басма цифры хоккей таягына да ошаган)

1.Слайд 3

  1. 7 саны белән бәйле күренешләрне атау. (РУУГ)

- 7 саны безгә тагын кайда очрый? (“Салават күпере”ндә , “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятендә,”Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әкиятендә, Җидегән йолдызда ) Слайд №4, 5,6,7

3. Дәреслектәге 2 нче биремне эшләү (бирелгән тамгалар арасыннан «7»ле цифрын табарга).

4. Дәреслектәге 3 нче биремне үтәү.

V. Физкультминут

VI.Теманы ныгыту.

1. Төшеп калган цифрны табу, кисмә цифрларны тезү – парларда эш. (КУУГ)Слайд №8

2. Рәсем буенча суммалар төзү, сумманың кыйммәтен табу.Слайд №9

3. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эшләү

- 7 цифрының язылышы.Слайд №10

Мөстәкыйль эш дәфтәрендә язу №1

- Бу 7 цифры нәрсәгә охшаган соң? (чалгы)Слайд №11

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү -88 бит.

- №2 – геометрик фигураларга нигезләнеп суммалар төзү;

- №3 – яшеренгән цифрларны табу.

4. Карточкада эш. 7 санының составын тикшерү.

VII. Дәрескә йомгак ясау

Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди сан белән таныштык?

Язуда 7 саны ничек күрсәтелә? (7цифры белән)

VIII. Рефлексия

Булдырдыгыз, балалар! Сез бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез. Дәрестә вакытны әрәм итми генә тыңладык, уйладык hәм эшләдек. Рәхмәт сезгә, балалар.

Ә хәзердәрес башында әйткән тылсымга килеп җиттек. Без сезнең белән узган атнада Кыш бабайга хат язу турында сөйләшкән идек. Менә Кыш бабай безне ишеткән ахрысы, үзе сезгә дусты аркылы шундый тылсымлы матур почта ящигына салып сезгә хат җибәргән укыйбызмы?(Уку)

Булдырдыгыз, балалар! Сез бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез. Дәрестә вакытны әрәм итми генә тыңладык, уйладык hәм эшләдек. Рәхмәт сезгә, балалар.

Отзывы (0)

Рейтинг проекта:
0

Вопросы (0)

Другие проекты автора

Максат: ТБУУГ: укучыларны 7 саны һәм цифры, санның “нокталы” формасы белән таныштыру, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; РУУГ: сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру,үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; КУУГ:үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү; ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану
0 ₽