"Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез".
Максат:Балаларның юл билгеләре турында белемнәрен формалаштыру, фикерләү сәләтен , игтибарын үстерү.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен ,яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү.
Юхиди хезмэткәре: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Урамда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен,юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.
Менә бүген без сезнең белән шул кагыйдәләрне урамда махсус ясалган мәйданчыкта өйрәнербез, ныгытырбыз.
Бала шигырь сөйли:
Тукта!Автомобиль йөри тиз - тиз
Юллар кисешкән жирдә,
Юлны дөрес чыгарга
Нәрсә булышыр икән безгә?
Балалар җавап бирә: СВЕТОФОР.
Юхиди хезмәткәре:Бик дөрес балалар. Әйдәгез әле, сәяхәткә кузгалганчы без сезнең белән уен уйнап алабыз.Сез светофор төсләре нәрсә аңлатканны беләсезме?
Балалар җавабы
Светофор уены. Минем кулда 3 төсле түгәрәк, алар – светофор төсләрендә,
Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак янагыз.
Сары түгәрәк күрсәгез- бер урында атлап торырсыз.
Яшел түгәрәкне күтәрсәм –хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.
Килештекме?
Бер , ике, өч –уен башланды!
Юхиди:Балалар, сезнең сәяхәткә нинди транспортта барасыгыз килә?.
Балалар: автобус.машина. самолет......
Юхиди:Әйдэгез, автобус белән барабыз.(Юхиди балаларны үз янына җыя). Тик автобус тукталышына барып җиткәнче, сезнең белән төрле каршылыклар аша үтәргә , юл йөрү кагыйдәләрен ныгытып китәргә туры киләчәк.
Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннан чыкканда без нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? ( Автомобильләр юклыгына ышангач, башта сулга (влево) ,аннан уңга (вправо), тагын бер кат сулга карап кузгалабыз. ( СТОПИНГ КАГЫЙДӘСЕ)
Юл уртасына җиткәч тагын бер кат сулга карарага кирәк.
Юлны чыкканда туп-туры итеп , тыныч кына чыгарга кирәк!
Чапмаска!
Музыка тыңламаска!
( МУЗЫКА уйнатыла, тик аны уйнатканчы кагыйдә искә төшерелә).
( Парлашып тотыналар да , кузгалалар).
- Балалар, бу билге нәрсәне аңлата?
- Без җәяүлеләр нинди билгегә игътибар итәргә тиеш?
Юхиди:Менә без сезнең белән кайда килеп җиттек (балалар жавабы).
- Ә каян беләсез автобус тукталышына килеп җиткәнне?
( БАЛАЛАР АВТОБУС БИЛГЕСЕН аңлатырга тиешләр).
Юхиди:Балалар әйдәгез утырышабыз, каешларны эләктерәбез (парлап басалар). Сез әзерме? Киттекме?
( АВТОБУС макетын алып, акрын гына юлга кузгалалар, юлда очраган билге РАЗВОРОТ ны аңлатырга кирәк)
Юхиди:
Әйдәгез, балалар, каешларны ычкындырабыз, әкрен генә чыгабыз. Төшеп беттегезме барыгыз да? Автобустан тошкэч, юлны аркылы чыгар очен без машиналарны уткэрергэ тиеш.
Табышмак:
Караңгы төшкәч юлларда
Шоферлар күрсен өчен сезне
Ярдәмгә килә шул брелок,
Значок яисә стикер!
Ул нәрсә соң балалар? ( ут кайтаргыч элементлар, светоотражающие элементы)
Бу элементлар юл һәлакәтләрен киметергә ярдәм итәләр, автомобиль йөртүчеләргә ерактан ук җәяүлеләрне күрергә булышалар)
Шулвакыт велосипедта юл кагыйдәләрен боза- боза Шуктуган килеп керә.
Шуктуган: Исәнмесез - саумысыз
Нигә кәҗә саумыйсыз,
Әтәчегез күкәй салган ,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Күрегез әле мин нинди шәп автомобильдә килдем. Шәпме минем автомобиль?
Юхиди: Балалар бу автомобильме соң?
Балалар: Юк, самокат.
Юхиди: Син нишләп юл кагыйдәсен бозып йорисен? Син аларны беләсеңме?
Шуктуган: Менә тагы, беләм ди.
Юхиди: Ә менә безнең бакча балалары кагыйдәләрне беләләр, Әйдәгез әле балалар без кагыйдәләрне кабатлап алыйк, ә син Шуктуган игътибар белән тыңла.
Кайда җәмәгатьчелек транспортын көтәләр? (Тукталышта)
-Светофорның сары уты нәрсәне аңлата? (Әзерлән)
-Нинди юл йөрү өлеше җәнлек исемен йөртә? (Зебра)
-Юхиди хезмәткәренең яңгырап торган коралы? (Сыбызгы)
-Юхиди хезмәткәренең юлда йөрүне көйләү җайланмасы? (Жезл)
-Ничек һәм кайда юлны аркылы чыгарга ярый? (Зебра буенча,светофорның яшел утына)
Шуктуган: хэзер мин инде анладым.Рэхмэт.Сезгэ карап, сезне тынлап, мин табышмаклар уйлап чыгардым:
Тик бар анын өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп тора ул үзе. (Светофор)
Ике тәгәрмәчле транспорт чарасы. (Велосипед)
Утырсаң алып китә,
Көче йөз атка житә. (Машина)
Уфтанса да алып китәр,
Барыр жиреңә җитәр. (Поезд)
Транспорт чаралары өчен ягулык, нәрсә белән йөри? (Бензин)
Афэрин,табышмакларга җавап таптыгыз.
Шуктуган: Сезгә килгән чакта сазлыкка очрадым, самокатым пычранды.Ә пычрак автомобильләрне кайда юалар? ( АВТОМОЙКА билгесен күрсәтергә тиешләр, аңлатырга) Онытып та торам , мин бит бүләккә диеп сезгә самокатлар алган идем . Ул моннан ерак түгел, әйдәгез әле барып алыйк. Тик Самокаталар тукталышына (ВЕЛОСТОЯНКА) барганчы, кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле.
Кайсыгыз самокатта йөри белә?
(ВЕЛОСТОЯНКАГА баралар)
Әйдәгез, самокатларга басыйк та, безнең алдагы каршылыкларны үтик.
Хәзер инде мин кагыйдәләрне беләм, самокатны теләсә кайда ташларга ярамый. Без хәзер сезнең белән аларны билгеле урыннарына илтеп куярбыз.
Юхиди: Безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сезгә ошадымы балалар? Сез үзегезгә нинди яңалыклар белдегез, нәрсәләр өйрәндек без?
Балалар юлда игътибарлы һәм сак булыгыз! Юллардан чыкканда әти-әниләр белән кулга кул тотынып, як-ягыгызга карап чыгыгыз. Юл кагыйдәләрен үтәгез,алар сезнең сәламәтлек һәм тормышны саклап калырга ярдәм итә.
Әйдәгез балалар безне автобусыбыз көтеп тора, автобуска утырып бакчабызга кайтабыз. Әйдә Шуктуган син дә безнең белән.
Җыр “ Мин шофер”.
Үткәрелгән чараның фотокүргәзмәсе
12