Оригинальные идеи,

сценарии для досуга

Материалы для обучения

в любых сферах

Готовые решения

на любой возраст

Зарабатывайте

на своих креативах

Возраст
Предметы
Классы
Категория
Формат
Цена
  1. Главная
  2. Другие
  3. Татар халык шагыйре Г. Тукай

Татар халык шагыйре Г. Тукай

Разработка.

Вид сценария

Другие

Категория

Другие
Формат Текстовые документы
Бесплатно

Цифровая загрузка

Описание Отзывы (0) Вопросы автору (0) Другие проекты автора

Описание проекта

26.04.2023

Татар халык шагыйре, ГабдуллаТукайның, туган

көненә багышланган

шигъри – музыкаль монтаж.

 

Максат:Габдулла Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына,

тормышына мәхәббәт, кызыксыну уяту; укучыларның бәйләнешле сөйләмен,фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру; , иҗади сәләтләрен; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

 

 

Җиһазлау: Г.Тукай портреты; мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш; әкият, шигырьләренә ясалган укучыларның рәсемнәре;

 

Зал бәйрәмчә бизәлә.

Сәхнә түренә Г. Тукайның портреты һәм плакатка аның туган көне язып эленә: 

26 апрель, 1886 ел. Ә астында түбәндәге шигъри юллар язылган плакатлар эленә:

 

  “Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,

  Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз”.

                                                  (И.Юзеев)

 

  “Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь  Габдулладай!

  Ул караңгы төндә яктырткан матур тулган  ай”.

                                                  (Ш.Бабич)

 

  “Халык җырчысы һәм Ватан улы”.

                                                  (Г.Халит)

 

Исәнмесез, хөрмәтле укучыларабыз, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!Апрель ае - яңарыш ае, гади   табигатьнең яз фасылы гына түгел. Кар-бозның суга әйләнеп, туң җирнең эрегән, орлыкларның бүрткән, агач бөреләре тулган чак... Нәкъменә бар тереклек уянган мәлдә, бәлки, иҗатка да яңа сулыш өрсендер дип, яңа шигърият бүләк итүче кабатланмас шәхес Тукай туган чак... Бәяләп бетергесез зур иҗади мирас калдырып, олу гәдип мәңгелеккә күзләрен йомган чак...

Тукае булган халык бәхетле

Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Елның-елында бу көнне башкалабыз Казанда Тукай һәйкәле янында, Республикабызның барлык районнарында, Рәсәйнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә дә шигырь бәйрәме үткәрелә. Хәер, Тукайның туган көне үзен чын татар дип санаган, милләтен, телен яраткан һәр кеше өчен бәйрәм ул.

Сөйде милләт бу шагыйрен, белде кадерен, хөрмәтен,
Үз юлында армый-талмый итте мескен хезмәтен.
Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

 

АЛМАЗ:

Күңелдән чыкмыйсың Тукай

 

Балачагымнан өйрәндем,

Тукай, «Туган тел»еңне:

Синең гыйбрәтле сүзләрең

Тетрәнде күңелемне!

 

Бу юлларда саф мәхәббәт

Изге ата-анага,

Карт буынның изгелеге

Чагыла бу юлларда…

 

Моңы белән, теле белән

Тукай ачты телемне,

Бүгенгәчә җырлыйм сөеп,

Синең «Туган тел»еңне!

 

Йөзең нурлы, телең моңлы –

Гомерең кыскагамы?

Мәңге күңелләрдә калдың,

Язып шигырь-җырыңны.

 

Күңелең бик нечкә булган,

Йөрәгең бик киң булган.

Шигырь, поэма, әкиятләрне

Без яратып укыган!

 

Пушкин, Лермонтов янында

Тукай – татар шагыйре,

Кызганыч, бу шәхесләрнең

Кыска булган гомере…

 

Ятимлекнең әчесен татып,

Үстең ят гаиләләрдә…

Иҗатың дәвамлы булып,

Яшә син һәйкәлләрдә!

 

Бәйрәм бүген”җыры..

Алып баручы: Г. Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килә. Ул бишектә чагында ук атасы Мөхәммәтгариф үлеп китә. 4 яшендә ул әнисез дә кала. Балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында үтә.

Лариса

Тау башында әледә горур тора,

Чишмәләре җырлый – соклангыч!

Табигатьнең сихри бер почмагы,

Тукай туганавыл – Кушлавыч.

Рөстәм

Тукай шигырьләрен укыйлар да

Кайда шундый илһам, моң диләр.

Моңнар тулы изге чыганак бар –

Аның исеме туган җир, диләр.

Динар

Кушлавыч бу, Тукай туган авыл,

Монда ачкан шагыйрь күзләрен.

Тукай моңын читтән эзләмәгез,

Бу як саклый аның эзләрен.

Ландыш

Ә ул үзе әнә берни белми, уенчыклар белән урында.

Тик утыра. Ишек ачылда да ят бер карчык узды сәкегә.

Ике кулын җәеп озак итеп дога кылды Ходай исеменә

Рушат

Ул күлмәкчән килеш яланаяк басып тора бозда бер үзе

“Ник ишетми әбкәй, ник уянмый, нигә килми ишек ачарга?

Җил уйнады кереп ярыклардан, тынды кинәт ишек кагучы.

Ишетелде шул чак: “Кер, килмешәк!” – дип тиргәгән карчык тавышы.

Регина

“Кәрәзле бал ягып ак күмәчкә

Яратканын еллар узганнан соң

Сагынып ул искә төшерә.

Шатлыклары аның тормышында

Биш минутлык матур төш кенә”

А. Б. Габдулланың әнисе үлгәч. Ятим бала өйдән-өйгә йөри торгач, бай табигатьле Кырлай якларына барып чыга.

Аяз

Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,

Урманнарын шуңа сөйгәндер.

Шүрәлене җиңгән батырның

Киләчәген алдан күргәндер.

Айбулат

Ак каеннар, зифа наратлар,

Шагыйрь иткән анны бу яклар.

Кырлайдаук бәлки тугандыр

Су анасы, алтын тараклар.

Эльвина

Тормышың да бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Сумая

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ак чәчәкләр белән күтәреп.

Малай- РИМ. Карагыз әле, мин нинди матур китап алып килдем. Бу Г. Тукайның “Әкиятләр” китабы. Әйдәгез, бергәләп Тукай иҗат иткән “Әкиятләр” иленә сәяхәт итәбез.

Рәдис “Кызыклы шәкерт”

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

А. Б. Тукай үзенең шигырьләрендә балаларны эш сөяргә, мәрхәмәтле булырга өйрәткән.

Бала белән күбәләк”

Бала: Альмир

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк: Анжелика

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

А. Б. Әкиятләр иленә сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Кәҗә белән сарык”

Кәҗә: Син ал!

Сарык: Юк, син ал!

Кәҗә: Сарык абый, син көчлерәк!

Сарык: Син сакал бай, гайрәтлерәк!

Кәҗә: Әйдә абзый, озак уйламыйк, башны бергәләп алыйк!

Сарык: Ярар, кәҗә, шулай итик, алыйк та капчыкка салыйк.

(Бүре башын алып капчыкка салалар.)

Кәҗә: Сарык абзый, анда кара!.Ерак түгел бер ут яна.

Сарык: Әйдә, кәҗә, куныйк бүген шунда барып

Кәҗә: Син әйткәнчә булсын, дустым сарык!(Китәләр)

Җыр “Шүрәле”

Музыка яңгырый. Былтыр керә. Балтасы белән агач кисә. Шүрәле керә.

Шүрәле: Әйдә әле, егет, бармакларны селкетик.Куй балтаңны, кил яныма, уйныйк бераз кети-кети.

Егет: Яхшы. Мин карышмыйм, синең белән уйныймын. Тик минем шартыма күнмәссең дип уйлыймын.

Шүрәле: Нәрсә шартың? Нәрсәкушсаң да үтим.

Егет: Әнә шул бүрәнәне арбага салыйк. Күрәсеңме, бүрәнәдә бар берярык. Шуннан тот.

Шүрәле: И егет, кызган мине, бик авырта бармакларым. Кем син, исемең кем синең?

Егет: Бу Былтыр абзаң булыр, бик белеп тор син, энем!

Шүрәле: Былтыр кысты, Былтыр!

Кәрзин күтәргән ике кыз керә.

Кыз: Кызлар, Шүрәле, качыгыз!

Шүрәле: Былтыр кысты. Нәни кызчыклар, коткарыгыз мине!

Кыз: Бик кызганыч бит, әйдә коткарыйк Шүрәлене.

Шүрәле: Рәхмәт, бик миһербанлы балалар икәнсез. Шуның өчен мин сезгә табышмаклар бүләк итәм. Аларның җаваплары Тукай әсәрләренә яшерелгән.

  1. Сакаллыкилештуа, берәүдәгаҗәпләнми.

  2. Җәенссорыкышынак, аңашулайяхшырак.

  3. Туңгандакиендерә, җылыта, сөендерә,

Тоягыаныңярык, исемеаның .....

  1. Чуар, йомшаккүлмәге, тотсаңуңабизәге

Тоттырмый, китәочып, я кала җирдәпосып.

  1. Нәкъкешекебекүзе, маңгаендамөгезе

Былтыркыстыдипкычкыра, туганнарынчакыра.

А. Б. Ә хәзер, балалар сезнең Тукай турындагы белемнәрегезне тикшереп алабыз.

1. “Кызыклы шәкерт” тәге этнең исеме.

2. Су анасы нәрсә югалта?

3. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр?

4. “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме?

5. “Шүрәле” әкиятендә кайсы авылның табигате сурәтләнә?

6. Кәҗә белән тату малайның исеме?

7. Бүре башын кемнәр тапкан?

8.” Дөньяга күзем ачылган урын” дип кайсы авылны атый?

Су анасы керә.

С.а: Кая,кем алды минем алтын таракны?(Балалар арасында йөри) Синдәме, әллә син алдыңмы?

А.б:Юк, юк, Су анасы,безнең балалар кеше әйберенә кагылмый. Ялаякма!

(Бала елгадантаракнытабып ала.)

Б:Суанасы, менә бит тарагың, басмадаята.Үзеңкалдыргансың!

С.а:И-и-и!Шулайикәншул,ачуланмагызинде,балалар.

А.б: Суанасы,игътибарлыракбул,тарагыңны башка югалтма! Әйдәгез, балалар, саубуллашыйк.

Б-р:Саубул, Су анасы!

А.б: Балалар, сезгә хәзер Зәкия Туфайлованың “Тукай абый” шигырен тыңларга тәкъдим.

Рамазан:

Тукай-остаз, Тукай-шагыйрь, Тукай-ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба:

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага. (Г.Афзал)

2 ук.

Халык гомере- мәңгелек”,-диләр,

Бу-сыналган, тугры сүз бугай.

Килер гасырларның аръягында

Илең белән бергә уз, Тукай! (Х.Туфан)

Ангелина

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере,-

Тик син үзең халык йөрәгеннән,

Халык мәхәббәте-синең исемең.

Халык гомерең-синең гомерең. (Әхмәт Фәйзи)

4 ук. Тукай җыры безнең белән килде,

Җыры ялкын аның бүген дә.

Тукай... Ул бит безнең якты йолдыз

Поэзиянең аяз күгендә. (М.Кәрим)

5 ук. Шигърияттә Тукай язы булып

Килдең , шагыйрь, безнең арага.

Актарылды ташкын, бозлар купты,

Без җыелдык шуны карарга.

Тукай язы, Тукай язы!”-диеп

Сокландык без синең шигырьгә.

Без өйрәндек синнән ташкын булып

Шигъри язлар ясый белергә. (Р.Мингалим)

6 ук. Тукайлардан килгән бу мәхәббәт

Каян иңгән икән дөньяга?

Киләчәккә китеп бара иде-

Кагыласы итте миңа да.. (Зөлфәт)

Рэзилэ

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңннан

Ишетәсең “Туган тел”еңне. (Ш.Галиев)

Хәзер барыбыз бергә "Туган тел" җырын башкарыйк.

Рузилэ

Тусаң иде Тукай булып!

Шулай уйлыйм кайчак кичләрен:

Иҗатымда матур сүзләр табып

Бизәр идем кәгазь битләрен. (Фердинанд Гайсин)

Ислам

Мәңгелек җыр- Туган телне

Котлый яз- чираттагы...

Биектә һаман- кул җитмәс,

Сатылмый, вакланмый торган

Шигърият- Тукай таҗы!

Алып баручы :

Салкын көннәр үтеп, яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

Туган җире, халкы турындагы

Шигырьләрең мәңге яшь синең

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Япь-яшь Тукай булып яшисең.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар, -

Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,

Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

Халык моңы синең моңың булды,

Халык күңеле - синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булсын, Тукай гомерең!

Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган кичәбез тәмам. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телибез.

Отзывы (0)

Рейтинг проекта:
0

Вопросы (0)